news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан чикләрен киңәйтә ала

Казан чикләрен киңәйтә ала

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Альбина Фәхрисламова). Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч һәм Биектау районнары территорияләрендәге аерым торак пунктлары Казанга кушылырга мөмкин. Халык арасында референдумны киләсе ел башында үткәрү ниятләнә. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Александр Федоров белдерде.

Комитет утырышында муниципаль берләшмәләрнең территорияләре чикләрен һәм статусларын билгеләү турында закон проектлары каралды, әмма әлеге районнар буенча закон проектларын тикшермәскә дигән карар кабул ителде. Алар референдум үткәргәч икенче укылышка чыгарылачак. 27 район буенча закон проектлары комитет тарафыннан хупланган һәм ТР Дәүләт Советы утырышында каралуга тәкъдим ителгән. Яңа Чишмә районын һәм Чаллы шәһәре муниципаль берләшмәләренең территориясе һәм статусы турында ике закон проекты Дәүләт Советы утырышында өченче укылышта каралачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot