news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан, Чаллы, Яшел Үзән районы халкын иртәгә авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыралар

Шәһәр халкының авыл хуҗалыгы продукцияләрен арзанрак бәядән сатып алу мөмкинлеге бар.

Казан, Чаллы, Яшел Үзән районы халкын иртәгә авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыралар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 октябрьдә, Казанда, Чаллыда, шулай ук Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьск бистәсендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда ярминкә һәм чатыр мәйданчыклары түбәндәге адреслар буенча урнаштырыла:

  • Совет районында «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ (Аграрный ур., 2), Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7) «Дәрвиш» базары территориясендә сәүдә оештырылачак. Биредә Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре сату итәчәк.
  • «Казан” агросәнәгать паркында бу көнне мәгариф оешмаларының республика ярминкәсе була. Башка еллардагы кебек, муниципаль районнар көллиятләр һәм техникумнар белән бергә үз экспозицияләрен алып киләләр. Ярминкәдә мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре дә катнашыр, дип көтелә.
  • Яңа Савин районында ярминкә «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла. Монда Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнары җитештерүчеләре үз продукциясен алып килә.
  • Авиатөзелеш районында Биектау муниципаль районы хезмәтчәннәре «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) халыкка үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
  • Киров районында чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин ур., 20) Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак, ә «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта (Краснококшайский ур., 152/2) Кама Тамагы муниципаль районы аграрийларының продукциясе булачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук Юдино бистәсендә Тимерюлчылар Мәдәният йорты каршында (Юдино пос., Ильич ур., 1, к. 1) эшләячәк.
  • Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин исемендәге парк каршындагы мәйданчыкта (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә) уза. Биредә Әтнә муниципаль районы фермерлары үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
  • Идел буе районында «Проспект» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 50а) Лаеш муниципаль районы вәкилләренең авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта (Шамил Усманов ур., 1) оештырыла.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен сату Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьск бистәсендә “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.

Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Габдулла Тукай яр буе урамында, 16 (“Төзүче” стадионы), «Южный» агросәнәгать паркында (Әхмәтшин ур., 115) һәм Ипподром территориясендә (Автозавод районы, Чулман проспекты).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100