news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан, Чаллы һәм Түбән Камада шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла

Бу юлы «Казан» агропаркы янында да ярминкә булачак.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 21 март, шимбә көнне Татарстанның Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә узачак ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукцияләре тәкъдим ителәчәк.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, шимбә көннәрендәге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру традициясе дәвам итә. Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар шәһәр халкына ит һәм сөт, йомырка, яшелчәләр, төрле ярмалар, шикәр, бал һәм башка бик күп продукцияләр алып килә.

Бу юлы «Казан» агропаркы янында да ярминкә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot