Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан – Чаллы маршруты буенча йөрүче «метеор»ларның популярлыгы 72 процентка арткан
Ике ай эчендә Казан – Чаллы маршруты буенча «метеор»да 4 479 пассажир йөргән. Эшне оештыручы хәбәр иткәнчә, навигация башында метеордан 20 процент халык файдаланган булса, хәзерге вакытта әлеге күрсәткеч 72 процентка кадәр арткан.
Рейслар 1 майдан башлап атна саен җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә башкарыла. Маршрут төбәкнең төп туристлык үзәкләрен үз эченә ала. Су транспорты Казан – Чистай – Түбән Кама – Алабуга – Чаллы шәһәрләре аша уза. Камаз башкаласына кадәр юлдагы вакыт якынча 6 сәгать 30 минутны тәшкил итә.
Рейсларга заманча Метеор-2020 транспорты билгеләнгән. Һәр метеорның салоны 120 пассажирга исәпләнгән. Пассажирлар уңайлылыгына килгәндә: аларга үзләре белән 20 килограммга кадәр авырлыктагы багаж алу мөмкинлеге каралган.
Юл бәясе маршрутка карап исәпләнә. Социаль категорияләргә кергән гражданнар өчен ташламалар системасы эшли. Ташламалар пенсионерларга, студентларга, 5 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балаларга, күпбалалы гаиләләргә, инвалид кешеләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга бирелә. 5 яше тулмаган балаларга билет кирәкми.
Чаллыдан тыш, даими рәвештә башка популяр туристик шәһәрләргә Казаннан метеорлар йөреп тора. Исемлектә – Зөя, Болгар, Тәтеш, Кама Тамагы һәм шулай ук Пермь шәһәре. Хәзерге вакытта Болгар шәһәре әлеге юнәлешләр арасында иң популяры булып тора. Җәй көннәрендә рейсларда 7 мең 211 кеше йөргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз