news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде

Шуннан А.Туполев, Р.Яхин, Һ.Такташка һәйкәлләр куярга 19,5 млн.сум бирелә, туган телләрне өйрәнү буенча пилот проектны гамәлгә ашыруга – 10,3 млн.сум

 (Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан каласы Думасының быелга соңгы 40 нчы (XL) сессиясендә муниципаль берәмлекнең 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга бюджетына үзгәрешләр кертелде.

Аерым алганда, биредә бюджетның чыгым өлешен 332 млн. 818,9 мең сумга арттыру турында сүз барды. Әлеге чыгымнар җиргә салымнан кергән өстәмә финанс чыганактан каплау ниятләнә. Шушы 332 млн. 818,9 мең сумның 189,3 млн. сумы юлларны карап тотуга, 100 млн. сумы муниципаль милеккә устав капиталына кертү юлы белән җибәрү күздә тотыла, шулай ук муниципаль учреждениеләр эшчәнлеге тәэминатына - 16,2 млн. сум, 2012-2013 еллар өчен торак наймы буенча идарәче компанияләр алдындагы бурычны каплауга – 10,4 млн. сум, генераль планны эшкәртүгә – 8,5 млн. сум, җир өстендәге һәм дренаж суларны суырту эшләре башкара торган оешмаларга субсидия түләүгә – 4,9 млн. сум, Танк урамыннан Пушкин урамына кадәр арада автомобиль юлы салыну зонасына туры килгән милекне сатып алуга – 3,3 млн. сум.

ТР Хөкүмәте кабул иткән норматив актларга туры китереп, шәһәр бюджетында исәпкә алынган финанс ярдәм күләме 24 млн. 870,4 мең сумга кимегән. Бу төп гомумбелем бирү программалары буенча башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем бирүгә, өстәмә белем бирү һәм бушлай мәктәпкәчә белем бирүгә, каникул вакытында балалар ялын оештыруга субсидияләргә карый һәм шуңа 5,9 млн. диярлек сум турында; авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерү буенча чараларны тәэмин итүгә 15,3 млн. сум һәм тапшырылган вәкаләтләрне башкаруга 3,9 млн. сум субсидияләр хакында сүз бара.

Шул мәсьәләдә чыгыш ясаган шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Радик Шәфигуллин сүзләренчә, 1 млрд. 966 млн. 545,4 мең сум күләмендә акчалата өстәмә ярдәм булган. Шул акчаны 19 юнәлешкә сарыф итү планлаштырыла. Шулардан газ ягулыгында эшли торган автобуслар алуга 550,3 млн. сум акча бүлеп бирелә, ТРның капиталь кертемнәр программасын тормышка ашыруга – 378,8 млн. сум, уңайлыклар объектларын карап тотуга – 274 млн. сум, балалар һәм яшьләр ялын, сәламәтләндерү чараларын һәм мәшгульлеген оештыруга – 171,8 млн. сум, салым түләүгә һәм муниципаль хезмәткәрләр хезмәт хакына – 108, млн. сум, муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләрне матди кызыксындыруга – 93,1 млн. сум, гомумшәһәр чараларына – 77 млн. сум, муниципаль учреждениеләрне карап тотуга – 59,3 млн. сум, Украина качакларын вакытлыча социаль-көнкүреш мәсьәләсендә тәэмин итүгә – 55,5 млн. сум, республикада энергияне сакчыл файдалану буенча дәүләт программасын финанслашуга – 43,5 млн. сум, “Метроэлектротранс” МУП алып бетермәгән табышын каплауга – 40,4 млн. сум, класс җитәкчесе булган өчен бүләкләү рәвешендә акча түләүгә – 32,3 млн. сум, муниципаль учреждениеләрне матди-техник җиһазлауга – 30,9 млн. сум, А.Н.Туполев, Рөстәм Яхин һәм Һади Такташка һәйкәлләр куярга – 19,5 млн. сум, республикада юл хәрәкәте иминлеген күтәрү программасын гамәлгә ашыруга – 11,2 млн, сум, туган телләрне өйрәнү буенча пилот проектны гамәлгә ашыруга – 10,3 млн. сум, Декабристлар-Восстание урамнары чатындагы җир асты кичүен капиталь төзекләндерүгә – 6,6 млн. сум, муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә – 2,6 млн. сум, тормышында авыр хәлдә калган гражданнарга матди ярдәм күрсәтүгә – 650 мең сум.

Җыеп кына әйткәндә, быел шәһәр бюджетының керем өлеше 2 млрд. 250 млн. 392,1 мең сумга арта, чыгым өлеше – 2 млрд. 425 млн. 489,2 мең сумга. Бюджет дефициты 1 млрд. 426 млн. 679 мең сум тәшкил итә, аны каплау чыганагы итеп финанс идарәсе башлыгы 2014 елның 1 гыйнварына калган акчалар һәм акцияләр сатудан кергән керемнәрдә күрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot