Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан бюджеты реклама конструкцияләре урнаштырудан 88 миллион сумга артачак
Ел башыннан шәһәрнең 92 урамында 10 меңгә якын конструкция тикшерелгән
(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2013 нче елның декабрь аенда, Федераль закон чыгару органнары тарафыннан муниципаль норматив хокук актларында үзгәрешләр кертелү сәбәпле, мәгълүмати һәм реклама консрукцияләрен урнаштыру өлкәсенә караган кагыйдәләр дә үзгәрде.
Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә булган 1387 реклама конструкциясе барысы да закон нигезендә урнаштырылган. Реклама компанияләре, төзелгән килешүләр нигезендә, үз бурычларын тулысынча үти. Ел азагына, әлеге реклама хисабына, шәһәр бюджеты 88 миллион сумга артыр дип планлаштырыла. Бу хакта бүген башкала җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитетның тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина хәбәр итте.
2014 нче ел башында, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында, мәгълүмати конструкцияләрне инвентаризацияләүнең икенче этабы уздырылды. Хәзерге вакытта Казанда 5 меңнән артык сәүдә объектларында 15 меңләп элмә такта урнаштырылган. “Инвентаризациянең беренче этабы 2011-2012 нче елларда уздырылган иде, һәм аның нәтиҗәсендә, законсыз рәвештә урнаштырылган конструкцияләр саны 20 процентка кимеде. Ул вакытта мондый конструкцияләрнең 50 проценты законсыз рәвештә урнаштырылуы ачыкланган иде. Быелгы инвентаризация процессы әлеге күрсәткечне тагын 20 процентка киметергә тиеш”, - дип фаразлады Ирина Дябилкина.
Аның сүзләренчә, ел башыннан шәһәрнең 92 урамында 10 меңгә якын конструкция тикшерелгән. Шуларның якынча 3,2 меңе тиешле рәвештә теркәлмәгән, ә 1,2 меңенең исә дизайн-проекты тиешле нормаларга туры килмәгәнлеге ачыкланган.
Материаллар шәһәрнең административ-техник инспекция идарәсенә юнәлдерелгән һәм барлыгы 432 карар чыгарылган. Штрафлар суммасы исә 8,7 миллион сумны тәшкил итә.
Ирина Дябилкина хәзерге вакытта тышкы реклама базарында кыенлыклар тууын һәм үсешнең кимүен дә искәртте. Мэр Илсур Метшин исә моның икътисадка бәйле булуын һәм тышкы реклама конструкцияләрен законлаштыру буенча зур эш башкарылуын ассызыклады. “Без бик зур юл үттек, әмма реклама урнаштуруда әле эшлисе эшләр дә шактый. Безнең тәҗрибәне башка шәһәрләр дә үзләрендә кулланырга ниятли. Реклама конструкцияләре буенча без акрынлап кына Европа дәрәҗәсенә күчәбез”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз