news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан бюджеты быелга өстәмә акча алды

Шәһәр Думасы депутатлары аны нинди максатларда файдалану мәсьәләсен хәл итте

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетының утырышлар залында чираттан тыш уздырылган Казан шәһәре Думасының  46 нчы сессиясендә шәһәр бюджетына быел өстәмә рәвештә кергән акчаны нинди максатларда файдалану мәсьәләсен хәл итте.

 

Мэр Илсур Метшин рәислегендә барган сессиядә көн тәртибендәге шушы мәсьәлә буенча чыгыш ясаган шәһәрнең финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов белдергәнчә, 1 анта элек кенә сессиядә быелгы бюджет кабул ителгән иде, янә аңа акча керү сәбәпле, ул тагын карала һәм әлеге сессиянең дә үткәрелүе шуңа турыдан-туры бәйле.

 

Аерым алганда, Россия Финанс министрлыгы Татарстан бюджетына 3 млрд. сум күләмендә 3 елга РФ Үзәк Банкы финанслап күчергән акчаны кире таләп итүнең дүрттән бер өлеш ставкасы күләмендәге процентка бюджет кредиты бүлеп биргән, республика исә аны шундый ук шартларда Казан бюджетына тапшыра. Ләкин шәһәргә ул сумманы кире кайтару шарты турында сүз бармый, чөнки Татарстан өчен бюджет кредитын шул ук суммадагы  бюджет субсидиясе белән алыштыру (башта акчаны бюджет кредиты итеп бирү киләсе елга расланган федераль бюджетка үзгәрешләр кертмәс өчен эшләнә) күздә тотыла, дип аңлатты А.Гарипов. Әлеге 3 млрд. сум акча исә 2013 елда булачак Казан Универсиадасы өчен юллар проектлауга һәм салуга сарыф ителәчәк (киләсе елга шушы максатта тагын 10 млрд. сум алу ниятләнә). Ягъни шәһәр бюджетының керем һәм чыгым өлешләренә шул рәвешле бер үк күләмдә – 3 млрд. сум – үзгәрешләр кертеләчәк.

 

Моннан тыш, Татарстан Хөкүмәте кабул иткән норматив актларга ярашлы рәвештә, республика бюджетыннан финанс ярдәм 61,18 млн. сумнан күбрәккә арттырыла. Бу акчаның 7,54 млн. сумга якыны ТР предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе урнашкан бүлмәләрне капиталь ремонтлауга сарыф ителәчәк, 21,0 млн. сумы – В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур  драма акмадемия театрын реконструкцияләүгә, 20,74 млн. сумнан артыгы – 12 нче кызлар гимназиясе төзелешенә, 7,60 млн. сумы – “Юность” мәдәният йортын капиталь ремонтлауга, 4,30 млн. сумнан күбрәге – шәһәрнең Халыкара реконструкция һәм үсеш банкына булган бурычны каплауга.

 

Боларның барысын да исәпкә алып, бюджетка мондый үзгәрешләр кертелә: бюджетның кереме – 13,52 млрд. сумнан артык, чыгымы – 19,15 млрд. сумга якын, дефициты – 5,62 млрд. сумнан күбрәк, әмма билгеләнгән чикне узарлык түгел. Җыеп кына әйткәндә, киләсе елның 1 гыйнварына Казанның муниципаль бурычы 12,24 млрд. сумнан артырга тиеш түгел.

 

Дума депутатлары исә тәкъдимнәрне хуплап, бюджетка үзгәрешләр һәм өстәмәләрне кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100