news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан бюджеты 9 айда 1,7 млрд. сумга баеган

Салымга карамаган керем әле бер комитет “табышы” гына

 (Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Быел 9 айда Казан бюджеты шәһәр Башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты тарафыннан администрацияләнә торган салымга карамаган керемнәре белән 1,7 млрд. сумга тулыланган, диелә җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты сайтында.

Аерым алганда, 756,2 млн.сум күләмендәге керемнәрнең күпчелек өлеше җир участокларын арендага бирүдән кергән, җир участокларын сатудан 376,3 млн. сум керем булган. Моннан кала, ел башыннан шәһәр казнасына муниципаль милекне тормышка сатудан 218,6 млн. сум акча кергән, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot