news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казан буенча быел социаль ипотека буенча планлаштырылган торак мәйданы тапшырылмаган

Сафка бастырылган торак мәйданы планнан 80 мең кв. метрга азрак

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанда социаль ипотека программасы инде 5 ел гамәлгә ашырыла. “Шушы вакыт эчендә без 10 ел дәвамында тузган торакны бетерү программасына караганда ике тапкырга күбрәк эшли алдык”, -ди ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин. Аның сүзләренә караганда, 5 ел эчендә әлеге программа нигезендә 2 млн. 982 мең кв. метрдан артык мәйданда торак төзелеп, аның ярдәмендә 44 413 гаилә яшәү шартларын яхшырта алган. Тәлгать Абдуллин бу мәгълүматларны журналистлар белән очрашуда җиткерде. ТР Министрлар Кабинетында агымдагы елда ахыргы тапкыр уздырылган брифинг социаль ипотека буенча торак төзелеше темасына багышланган иде.

Социаль ипотеканың беренче елында республикада 330 мең кв. метр торак сафка бастырылган. Билгеле булганча, бу программа “2002-2010 елларга торак” дигән федераль максатчан программа белән дә бәйләнгән. Шул сәбәпле, ул бюджеттагыларны, программаны финанслауда катнашучы предприятие хезмәткәрләрен генә түгел, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, күп балалы гаиләләр һәм ятимнәрне, торак сертификатына ия булучыларны да тораклы итәргә ярдәм итә. 2006 елда аның буенча - 512,8 мең кв. метр, 2007 елда - 611,6 кв. метр, узган елда торак программалары буенча- 718,9 мең кв. метр мәйданда торак төзелгән.

Тәлгать Абдуллин сүзләренә караганда, ел башында кабул ителгән карарлар социаль ипотека системасын катлаулы чорда саклап калырга ярдәм иткән. “Иң мөһиме: фондның матди базасы беркадәр тотрыклыланды”, -ди ул. Быел аның бюджеты 14,5 млрд сум тәшкил иткән. Тәлгать Абдуллин белдергәнчә, быелгы катлаулы елда Татарстанда социаль ипотека буенча планлаштырылган 800 мең кв. метрдан артык мәйдан тәэмин ителгән. Шул рәвешле 11 721 гаиләнең торак шартларын яхшырту мөмкин булган. Аларның 1037 се “ТР яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программасы кысаларында фатирлы булган. 1586 гаиләне исә “Авыл җирләрендә яшәүче яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программасы тораклы иткән. Торак шартларын яхшыртучыларның 715 е - Бөек Ватан сугышы ветераннары.

Социаль ипотека буенча быел планлаштырылган гомуми мәйданны тутыра алсалар да, фатирга мохтаҗларның төп өлеше теркәлгән Казан шәһәре буенча планны үти алмаганнар. 2009 елда башкалада әлеге программа буенча 300 мең кв. метр сафка бастырылырга ниятләнгән булса, чынбарлыкта 220 мең кв. метр гына. Тәлгать Абдуллин планны үтәүгә тоткарлык тудырган төп сәбәп итеп подряд оешмаларының көче җитмәүне атады. Шулай ук шәһәр хакимияте белән төзелеш өчен җир участоклары, инженерлык коммуникацияләре уздыру буенча сөйләшүләр алып баруда кыенлыклар булган.


Киләсе елда республикада сафка бастырылачак торак күләме хакында әлегә конкрет саннар юк. Башкаручы директор социаль торак мәйданы быелгы дәрәҗәдә, ягъни 800 мең кв. метр күләмендә сакланырга тиеш , ди. Тәгаенләнгән күләмне раслар өчен берничә ярдәмче программа буенча финанслау күләмнәренә ачыклык кертеләсе бар. Авыл җирендә яшь гаиләләрне һәм белгечләрне тораклы итү программасы шуларның берсе. Киләсе елдан РФ Хөкүмәте авыл җирендә яшәүче яшьләрне торак белән тәэмин итү алымнарын үзгәртергә җыена икән. Шул сәбәпле,төрле вариантлар карала. Билгеле булганча, аны финаслауда Торак фонды үзе дә катнаша. Киләсе елда ветераннарны тораклы итү программасына федераль казнадан бүленәчәк финанслар күләме дә әлегә төгәл билгеләнмәгән. Сертификатларга ия булучыларны федераль казнадан финанслау күләме дә тәгаенләнмәгән. “Шулар ачыкланып беткәч кенә, киләсе елда республикада сафка басачак тәгаенләнгән социаль торак күләме хакында сөйли алабыз”, - ди ул.

Тәлгать Абдуллин белдергәнчә, республикада социаль ипотека буенча сафка бастырыла торган йортлар бердәм стандарт буенча төзелә. Бәяләрендә зур аерма юк. Аларның 1 кв. метр өчен бәясе уңайлыгына, урынына бәйле рәвештә20-23 мең сум күләмендә. Киләсе елда да социаль торакның бәясе шушы дәрәҗәдә сакланачак. “Икътисадның хәленә караганда, торак бәясен күтәрү өчен бернинди сәбәп күрмибез”, - ди башкаручы директор. Ул 2010 елда төзелүче йортларны тышлауга зур игътибар биреләсен җиткерде. Ягъни коры панельле генә йортлар файдалануга тапшырылмаячак. Мондый материаллар куллану квадрат метрны 1200-1400 сумга арттырырга мөмкин. Ләкин йортларда нәтиҗәле эш алып бару гамәлдәге бәяне сакларга ярдәм итәргә тиеш, ди Тәлгать Абдуллин.

Аның белдерүенчә, киләсе елда Казанда төп төзелешләр Авиатөзелеш районында, шулай ук Чуйков урамы тирәләрендә алып барылачак. 2010 елда Залесный бистәсендә социаль торак төзелеше планлаштырылмаган. Киләчәктә бу юнәлештә эшләр алып барылачак.

Фатир көтеп чиратта торучылар өчен киләсе елда беренче конкурсның тәгаен кайчан узачагы хакында бүгенге брифингта төгәл мәгълүмат бирелмәде. Тәлгать Абдуллин белдергәнчә, бу хакта гыйнварда 2010 елга план расланганнан соң әйтеп булачак.
Социаль ипотека ярдәмендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларның бүген республика буенча гомуми исемлегендә чират көтеп 13 меңнән артык гаилә тора. Ә 19 мең гаилә, тиешле взносларны кертеп бармау сәбәпле, чираттан төшерелгән. “Социаль ипотека программасында катнашу чиратка басып, килешү төзү генә түгел, аның шартларын үтәү, түләүләрне вакытында кертеп бару да”, -дип ассызыклый Тәлгать Абдуллин.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100