news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан – Брюссель” Халыкара СуперМарафоны йөгерешчеләре Брянскида булган

Марафончыларның “Казанда 2013 елгы Универсиада өчен” митингы Гомельдә дәвам итәчәк

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). “Казан – Брюссель” Халыкара СуперМарафонының 7 нче тәүлеге бик эчтәлекле узды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.
Кичә кичен спортчылар Россия һәм Беларусь чиген кисеп узган. Беларусьның чик буе шәһәре Гомельгә алар 16 нчы майда төнге сәгать беренче киткәч килеп кергән.
Аңарчы “Казанда 2013 елгы Универсиада өчен” митингы Брянски шәһәрендә узган. Биредә казанлылар Россия һәм халыкара ярышларда бергә катнашкан йөгерешче танышларын да очраткан. Брянски өлкәсенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт буенча комитет рәисе урынбасары Александр Бренер, марафончыларга бу җаваплы миссияне үтәүдә уңышлар теләгән. “СуперМарафон идеясе бик сокландыра, ул Халыкара Студентлар Спорты берлеге вәкилләренә, Татарстан өчен Универсиаданы үзендә кабул итүнең никадәр мөһим икәнлеген исбатларга тиеш”, - дигән А. Бренер.
Брянски марафончыларга Казан яклы булып, 200 тавыш биргән. 7 көн йөгерү дәвамында спортчылар 1 меңнән артык тавыш җыйган. Барлыгы 1734 километр озынлыктагы юл узылган.






news_right_1
news_right_2
news_bot