news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан бозында КХЛның конференция лидерлары очраша

«Ак Барс» командасының соңгы 5 уенда СКА хоккейчыларына оттырганы юк.

Казан бозында КХЛның конференция лидерлары очраша
Василий Иванов

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Бүген – 6 декабрьдә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Санкт-Петербургның СКА командасы белән очраша.

Матч мавыктыргыч булырга охшап тора: «Ак Барс» – Көнчыгыш конференция лидеры, ә СКА – Көнбатышта һәм гомумән чемпионатта беренче урында бара.

Шунысы игътибарга лаек: «Ак Барс» йолдызлы СКА хоккейчыларына ничек каршы торасын яхшы белгән сирәк командаларның берсе – соңгы өч сезондагы 5 очрашуда Казан командасы гына җиңеп килә. Бу сезонда, 15 октябрьдә Санкт-Петербургта узган уен да «Ак Барс»ның овертаймда җиңүе белән төгәлләнде (3:2).

КХЛ тарихындагы исә 24 матчның 13е «Ак Барс»ның өстенлеге белән төгәлләнгән.

«Татнефть Арена» боз сараендагы бүгенге матч 19.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100