news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан “Бозлык дәвере” проекты йолдызларының чыгышын соңгы тапкыр күрәчәк

Бүген Казанда узган матбугат конференциясендә шоуның продюсеры Илья Авербух катнашучыларның составы һәм тамашачыларны ниләр көтәчәге хакында сөйләде

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар–информ”, Кристина Иванова). Бүген Казанда узган матбугат конференциясендә Илья Авербух 12 февральдә Татарстан башкаласында үтәчәк “Бозлык дәвере. Иң яхшылар” проектының соңгы тамашасында катнашучыларның составы һәм тамашачыларны ниләр көтәчәге хакында сөйләде.
Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясен “Татар–информ” мәгълүмат агентлыгы “Боз симфониясе” компаниясе (аның генераль директоры – “Бозлык дәвере” проекты продюсеры, дөнья чемпионы, фигуралы шуу буенча Олимпия уеннары призеры Илья Авербух) белән берлектә оештырды.
Илья Авербухның сүзләренә караганда, Казанга шоуда катнашу өчен Олимпия чемпионнары Алексей Яһүдин, Татьяна Навка һәм Роман Костомаров, Татьяна Тотьмянина һәм Максим Маринин, шулай ук Ирина Слуцкая, Маргарита Дробязко һәм Повилас Ванагас, Албена Денкова һәм Максим Ставиский, Петр Чернышев киләчәк. “Алексей Тихонов нигезле сәбәпләр аркасында Алена Бабенко белән генә чыгыш ясаячак. Без 12 февральдә Казанга килгәч, сез инде бәхетле әтидән интервью алачаксыз”, – дип мөрәҗәгать итте журналистларга Авербух.
“Бозлык дәвере” проектының продюсеры хәбәр иткәнчә, Казанга шулай ук проектның Суперфиналында җиңүчеләр, шоу–бизнес актерлары һәм йолдызлары Юлия Ковальчук, Валерия Ланская, Анна Большова, Алиса Гребенщикова, Петр Красилов, Ксения Алферова һәм Марат Бәшәров киләчәк.
Илья Авербух Интернет кулланучылардан килгән, Ирина Лобачева һәм Дмитрий Марьянов парына кагылышлы күп санлы сорауларга да җавап бирде. “Диманың спектакльләрдә уйнау һәм фильмнарга төшүдә үз графигы бар. Аның шоу кысаларында кайда чыгыш ясый алачагы әлегә билгеле түгел”, – диде ул.
Илья Авербух үзе һәм Марат Бәшәров башкара торган юмористик номерның концепциясе әлегә уйлап табылмавын таныды. “Бу концепциянең номеры әлегә минем өчен дә сер. Миндә кайбер идеяләр бар, без бу юнәлештә эшлибез. 4 февральдә Омскида чыгыш ясаячакбыз, шулай булгач аңарчы номерны уйлап табарга туры киләчәк”, – дип сөйләде ул.
Илья Авербух шулай ук Казанда шоуны үткәрү көнендә Татарстан һәм “Бозлык дәвере” командалары арасында традицион хоккей матчы узачагына өмет белдерде. “Без матчка яхшылап әзерләнәбез. Һәм бу юлы исәптә аз аерма белән җиңелербез дип өметләнәбез, – диде Авербух. – Безнең команда составында Овечкин һәм Ковальчукның катнашуы хуҗалар өчен бердәнбер бүләк булачак”.
12 февральдә “Татнефть–арена”да үтәчәк шоуга билетларның бәясе 550 сумнан 2 мең сумга кадәр тәшкил итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100