Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Бөтенроссия «Туристлык шәһәрләре» премиясенең ике номинациясендә җиңү яулады
Казан III Бөтенроссия «Туристлык шәһәрләре» премиясе финалының ике номинациясендә җиңүче дип танылды. Татарстан башкаласы «Төбәк әһәмиятендәге вакыйгалы туризм шәһәре» һәм «Парк туризмы һәм мәгънәви киңлекләр шәһәре» юнәлешләрендә бүләккә ия булды. Премия финалы февраль ахырында Касыйм шәһәрендә узган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Туризмны үстерү комитетында хәбәр итүләренчә, 2026 елда «Туристлык шәһәрләре» премиясендә катнашу өчен Россиянең 70 төбәгеннән 387 проект тапшырылган. Экспертлар бәяләвенчә, Казан берьюлы ике юнәлеш буенча илнең иң яхшы туристлык мәйданчыкларының берсе дип танылган.
Жюриның югары бәясе шәһәр мохите үсешенең чын күрсәткечләрен чагылдыра. Узган елны Казанда 21 меңнән артык чара уздырылган, аларны 22 миллион кеше караган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы башкаласында туристлар агымын арттыру юнәлешендә планнар яңадан каралды һәм 2030 елда башкалада 7 миллион турист кабул итәргә әзерләнәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз