news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан – Боровое Матюшино трассасының бер өлешен реконструкцияләүгә 463 млн тотылачак

Татарстанның Лаеш районында Казан – Боровое Матюшино трассасын реконструкцияләү башлана. Бу эшләрне башкару өчен республика бюджетыннан 463,3 млн сум акча бүлеп бирелгән. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында чыккан.

Юлның 6 километр озынлыктагы өлеше реконструкцияләнәчәк. Төп төзелеш эшләре башланыр алдыннан белгечләр проект эшләре, шул исәптән инженер-геодезия, геологик, экологик һәм археологик эзләү эшләре башкарачак.

Заказчы – «Главтатдортранс», эшләрне быелның ноябрь ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot