Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан биючеләре Мәскәүдә «Хыял» призына лаек булды
2023 елның 8 декабрендә Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда “Бие һәм җырла, Россиям минем” фестиваленең гала концерты булып узды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Анда быел VI тапкыр Россиянең иң яхшы академик хор һәм бию коллективлары чыгыш ясады. Республикабыз данын яклаган Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге "Казан" бию ансамбленең үрнәк-хореография студиясе, "Балет" журналы редакциясе тарафыннан «Хыял» («Мечта») махсус бүләгенә ия булды.
Шулай ук Мәскәү хореография академиясенә һәм Чечен республикасының Х.Алиева ис. "Башлам" Дәүләт яшүсмерләр бию ансамбленә дә "Хыял" призын тапшырдылар.
“Бие һәм җырла, Россиям минем!" фестивале быел Россиянең 6 шәһәрендә үткәрелде, исемлектә беренче тапкыр Казан да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз