news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан” бию ансамбле “Зәңгәр шәл” әсәре буенча вокаль-хореографик тамаша куйды

Тамашаны “Татар-информ” онлайн күрсәтте.

“Казан” бию ансамбле “Зәңгәр шәл” әсәре буенча вокаль-хореографик тамаша куйды
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Казан” бию ансамбле “Зәңгәр шәл” вокаль-хореографик тамашасын ТАССРның 100 еллыгына багышлаган. Спектакльнең премьерасы ике көн рәттән Камал театры сәхнәсендә тәкъдим ителде. 

Тамашаны “Татар-информ” онлайн күрсәтте. Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” пьесасы буенча куелган вокаль-хореографик тамашада төп рольләрне Фердинанд Фәтхи, яшь артист Рөстәм Насыйбуллин, “Фәридә-Алсу” дуэты җырчылары Фәридә Әхмәтшина белән Алсу Сөнгатуллина, Марина Карпова, Гөлназ Гафурова һәм Чулпан Закирова башкарды.

Тамашада диалоглар мөмкин кадәр азрак кулланылып, басым бию күренешләренә һәм җырга ясалган. Тамаша сәгать ярымлык итеп эшләнгән. Җырлы-биюле сабантуй күренешләре аеруча җентекләп әзерләнгән.

Тамашадан соң ансамбльне уңышлы яңа программасы белән ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин котлады. Ул мондый тамашаның театр елында булуын билгеләп үтте. Тәбрикләү сүзләре бүләкләү белән дәвам итте.

Театр артисты Наталья Егоровага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүе игълан ителде. Татарстан Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты режиссер Халисә Исмәгыйлевага һәм яшь артист Рөстәм Насыйбуллинга тапшырылды.

“Казан” бию ансамбле концертының икенче бүлеге дөнья халыкларының биюләреннән тора иде. Бу программа ансамбль иҗатын яратучыларга яхшы таныш. Зал тулы тамашачы аны алкышлар белән карады. Концерт программасына “Казан” бию ансамбленең балалар төркеменә йөрүчеләрнең чыгышы да кертелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot