news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Казан” бию ансамбле яңа концерт программасын Казанда янә тәкъдим итә

Бу юлы коллектив башкалада бары генә көн чыгыш ясый

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). 29 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Казан” бию ансамбле үзенең яңа программасы белән янә бер кат чыгыш ясый.
Мәгълүм булганча, “Зәңгәр шәл” дигән яңа программаның беренче бүлеген Татарстанның атказанган артисткасы, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова, “Карнавал” дип исемләнгән икенче бүлеген ансамбльнең балетмейстеры Илдар Хәмидуллин белән биюче Лилия Хәмидуллина сәхнәләштергән.
Беренче бүлектә татар биюләре, фольклор әсәрләр урын алса, икенче бүлектә Бразилия, Аргентина халыклары биюләре тәкъдим ителә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу көннәрдә ансамбль әлеге программасын республиканың Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә дә тәкъдим итте. Ә май аенда коллектив Әстерхан шәһәрендә чыгыш ясарга планлаштыра.



news_right_1
news_right_2
news_bot