Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казан» бию ансамбле «Голливуд» дип исемләнгән яңа спектакль тәкъдим итәчәк
Кызларны кыска итәктән чыгарырга курка идем, хәзер халык биюе чикләреннән чыгарга вакыт җитте, ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова.
(Казан, 21 февраль» Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Казан» бию ансамбленең 25 еллыгына багышланган концертта «Голливуд» дип аталган яңа спектакль күрсәтеләчәк.
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова сүзләренчә, «Голливуд» — ансамбль куйган бишенче программа.
«Голливуд — хыял, матур фильмнар, дөнья йолдызлары. Мин үзем шул материалда тәрбияләндем. Элвис Пресли, Майкл Джексон, Чарли Чаплинны — дөнья сәнгатен күреп үстем. Ул сәнгатьне безнең аудиториягә җиткерәсе килә. Без төрле юнәлештә эшләдек. Бүгенге көндә бик яшь тамашачыны да җәлеп итә алырлык темага мөрәҗәгать итәргә булдык, чөнки алар ритм, төрле төсләр ярата», — ди ул.
«Чулпан» мәдәният үзәгендә узган матбугат очрашуы барышында журналистларга спектакльдән өзек тә күрсәтелде. Сәнгать җитәкчесе әйтүенчә, коллектив ул теманы хуплаган.
«Берничә ел инде коллектив заманча спектакль куюны сорады. Халык биюе коллективы булгач, мин читкә китүдән курыктым. Кызларны кыска итәкләрдән сәхнәгә чыгарырга да курыктым. Хәзер алар үзләре мине ышандырды: без үстек, халык биюе чикләреннән чыгарга вакыт килеп җитте. Без бию театрына әйләндек», — диде ул.
«Казан» бию ансамбленең юбилей концерты 1 һәм 2 март көнне Камал театрында узачак. Кичәнең беренче өлешендә ансамбльнең «алтын хитлары», икенче өлешендә «Голливуд» спектакленең бер өлеше күрсәтеләчәк.
Галерея: «Казан» бию ансамбле концертына багышланган матбугат очрашуыннан фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз