Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казан» бию ансамбле 20 еллыгын билгеләп үтә
Үзләренең туган көнендә артистлар тамашачылар игътибарына халык яратып өлгергән номерларны үз эченә алган концерт программасы тәкъдим итте.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Кичә Г.Камал театрында «Казан» бию ансамбленең беренче юбилей концерты узды. Бүген икенче концерт үтә. Республиканың әйдәп баручы бию коллективы үзенең 20 еллыгын шул рәвешле киң колач белән билгеләп үтәргә булган.
Артистларны котларга Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева да килгән иде. Ул биючеләрнең осталыгын югары бәяләде һәм халык биюләрен популярлаштырудагы тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин республика хореография сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен данлыклы коллектив әгъзаларына Татарстанның атказанган артистлары дигән мактаулы исемнәр, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырды.
Үзләренең туган көнендә артистлар тамашачылар игътибарына халык яратып өлгергән номерларны үз эченә алган концерт программасы тәкъдим итте. Алар арасында «Авыл кичләре», «Зәңгәр томан», «Казан читекләре» кебек хореографик композицияләр, дөнья халыклары биюләре бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз