news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан бистәсендә янгын чыккан йортта ир-ат мәетен тапканнар

Казанның Кече Кылык бистәсендәге Зур Кызыл урамында янгын чыгуы турында хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген 7.51 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Урында ике катлы шәхси йортның түбәсе януы ачыкланган.

8.18 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Аның мәйданы 100 квадрат метр чамасы тәшкил иткән.

Йортның эчендә ир-ат мәете табылган. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot