news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан бистәләрендә терлекләрнең баш саны кими

Белгечләр фикеренчә, моның төп сәбәбе – корылык аркасында терлек азыгының кыйммәтләнүендә

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казан бистәләрендә терлекләрнең баш саны кими. Моның сәбәбе – корылык аркасында терлек азыгының кыйммәтләнүендә, дип хәбәр иттеләр Казан дәүләт ветеринария берләшмәсеннән.
Татарстанда көзен үткәрелгән терлекләрнең баш санын алу күрсәткәнчә, шәһәр бистәләрендә 1000 башка якын мөгезле эре терлек, шуның кадәр үк йорт куяны исәпләнә. Шәхси хуҗалыкларда 400 баш ат, 600 баш сарык һәм кәҗә, 8 меңгә якын төрле төрдәге йорт кошы бар.
Белгечләр фикеренчә, йорт хайваннарының баш саны кимүнең төп сәбәбе – корылык аркасында терлек азыгының кыйммәтләнүендә. Шуның өстенә, кышка печән әзерләргә мөмкин булган болынлыкларның мәйданы да елдан-ел кимүгә таба бара - әлеге урыннарда  күпкатлы яңа йортлар калкып чыга. Шунлыктан үз хуҗалыкларында терлек асраучыларның күбесе бу эш белән гомумән шөгыльләнмәү ягында, өстәвенә хәзер кибетләрдә ит һәм сөт сатуга бәйле бернинди тоткарлык та юк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100