news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан бистәләрендә су кытлыгын аны чамасыз куллану китереп чыгара

Су кытлыгы кичергән торак пунктларга тереклек чыганагын китерүне оештыру өчен җирле үзидарә органнары җаваплы

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген республиканың 28 муниципаль берәмлеге су белән тәэмин ителештә җитди кыенлыклар кичерә. Шуларның 21 ендә су кытлыгы күзәтелә. Иң зур кытлык тәүлегенә 42 мең куб. метрга кадәр җиткән булган. Хәзер исә су дефициты күләме –тәүлегенә 26 мең куб. метр тирәсе. Су кытлыгы авыллардан тыш, Арча, Алабуга, Зәй, Лениногорски, Тәтеш, Болгар шәһәрләрдә дә күзәтелә. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ясаган чыгышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Евгений Волков республикада халыкны су белән тәэмин итүдәге шушы проблемаларга тукталды.
Министр урынбасары аңлатканча, бүген шәһәр-районнарда халыкны су белән тәэмин итүдә туган кыенлыкларны ике өлешкә бүлеп карарга мөмкин. Беренче очракта, сүз авылларда гомуми су кытлыгы турында бара (эчәргә яраклы һәм көнкүреш максатлары өчен). Икенче очрак күпләп су җыю чорында (бакчаларга су агызу, мәсәлән) су җитмәү белән бәйле.
Евгений Волков сүзләренә караганда, гадәттән тыш эссе көннәр сакланган чорда көн саен торак пунктларны су белән тәэмин итүгә һәм проблемаларны хәл итү чараларына анализ ясала. Аның ассызыклавынча, республикада торак пунктларда су кытлыгын бетерү өчен 354 км га якын озынлыкта су үткәрү челтәрләрен төзергә, 85 скважина ясарга, 87 насос урнаштырырга, 28 су туплау башнясы салырга, 2,7 км озынлыкта электр үткәрү челтәрләре сузарга кирәк. Беренче чиратта башкарылырга тиешле эшләргә генә дә 622,4 млн. сумлык инвестицияләр салу таләп ителә. Хәзерге вакытта су кытлыгы күзәтелгән район-шәһәрләрдә җирле үзидарә органнары тарафыннан 10 км озынлыкта яңа су үткәрү челтәре, 4 яңа су җыю башнасы салынган, 16 артезиан скважинасы кулланылышка кертелгән, 13 насос алмаштырылган. Урыннарда проблемалар алай җиңел генә хәл ителмәгән төбәкләрдә су кытлыгы кичергән урыннарга суны читтән китерү оештырыла. Шулай ук су басымы түбәнәеп су бетеп ала торган урыннарда, су белән тәэмин ителешкә кайбер чикләүләр кертелә. Махсус график нигезендә су белән тәэмин итүне оештыру аны нәтиҗәле кулланырга өйрәтү өчен эшләнә. Су белән тәэмин ителештә кыенлыклар чыккан кайбер социаль объектларга да ул махсус китерелә башлаган.
Евгений Волков аңлатуынча, су кытлыгы кичергән торак пунктларга тереклек чыганагын китерүне оештыру өчен җирле үзидарә органнары җаваплы.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Алексей Фролов сүзләренә карагада, бүген Казанда күп фатирлы торак йортларда су белән тәэмин итүдә проблемалар булмаса да, башкаланың кайбер бистәләрендә бу проблема бик актуаль. Нагорный, Салмыч, Вознесение, Северный бистәләре шулар рәтендә. Әлеге бистәләрдә, халык башлыча шәхси йортларда яши. Биредә хисап приборлары белән тәэмин ителеш начар. Шуңа күрә халык суны эчү өчен генә түгел, бакчаларында да күпләп файдалана. Ә түләү, җиһазлар булмаганга, күпме кулланса да, норматив буенча гына башкарыла. Бу бистәләрдә су кытлыгын әнә шул чамасыз куллану китереп чыгара да инде. Хәзерге вакытта әлеге бистәләр халкына эчә торган су оешкан төстә башка урыннардан китерелә. Алексей Фролов китерелә торган суның хуҗалык максатлары өчен түгел, фәкать эчү өчен генә икәнен тагын бер кат искәртте. Су белән тәэмин ителештә проблемалар чыга калганда, гозерләр һәм дәгъвалар “Водоканал”ның диспетчерлык хезмәтенә 231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100