Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан бистәләрендә мобиль Интернет тизрәк эшли башлаган
Шәһәр читендә мобиль Интернетның тизлеге ун тапкырга арткан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). «МегаФон» компаниясе инженерлары Казанның өч бистәсендә - Царицыно, Дәрвишләр һәм Вознесениедә өченче буынның яңа база станциясен куйган. Ул шәһәр читендә мобиль Интернетның тизлеген ун тапкырга арттырачак.
Telecom Daily мәгълүмати-аналитик агентлыгының 2017 елның сентябрендә узган бәйсез тикшерүе буенча, Казанда «МегаФон»ның уртача тизлеге 3G челтәрендә 6,5 Мбит/с дәрәҗәсендә алдагы урынны алып тора.
"Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты алдыннан Казанда мобиль интернетның тиз эшен тәэмин итүче өченче һәм дүртенче буынның база станцияләре актив төзелә. Шулай ук, интернет-битләрдән җавап алу вакытын киметү максатыннан, челтәрдә оптимизация эшләре башкарыла", – дип аңлатты Татарстандагы "МегаФон" компаниясе директоры Андрей Золотарев.
Узган елда "Мегафон" оешмасының Татарстандагы төп инвестицияләр үзәге Яр Чаллыда булды. Техник эшләр барышында Чулман аръягында челтәр катламы 30 процентка үсте, шул рәвешле "ак таплар"ның күбесе бетерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз