news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан бистәләрендә 5 мең йорт кошына кош гриппына каршы вакцинация ясалган
Шәһәрнең ветеринария табиблары бу көннәрдә бистәләрдә яшәүче казанлыларның шәхси хуҗалыкларын йөреп чыга
Скопировать ссылку
(Казан, 3 март, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Шәһәрнең ветеринария табиблары 5 мең йорт кошына кош гриппына каршы вакцинация ясаган. Алар бу көннәрдә бистәләрдә яшәүче казанлыларның шәхси хуҗалыкларын йөреп чыга. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына шәһәрнең дәүләт ветеринария берләшмәсеннән хәбәр иттеләр.
Казанда барлыгы 6 мең йорт кошына вакцинация ясарга кирәк. Ветеринария табибларының эше күп калмады инде – аларның тагын 1000 кошка прививка ясыйсы бар. Профилактика чаралары үткәрү өчен белгечләр 6 мең доза вакцина алды, аның вакцинацияне тулысынча башкарып чыгу өчен җитәчәге икеле. Әмма моңа бәйле проблема тумаска тиеш – ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бу очракта вакцинаның өстәмә партиясен бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot