news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан «Безнең заман» юбилей сезонының йомгаклау зона этабын кабул итәчәк

Иртәгә, 14 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең Х ачык республика телевизион иҗат фестиваленең Казан зона этабы ачыла. 15 октябрьдә шунда ук Казан зонасы этабының гала-концерты була.

«Сайлап алу туры Казан һәм Яшел Үзән зоналарыннан 600 катнашучыны җыячак. Алар суперфиналга эләгү өчен көрәшә», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Казан турына республиканың 76 предприятиесе һәм оешмасыннан гаризалар килгән, шәхси ярышта 73 гариза кабул ителгән. Бу зона финалында 17 команда тәкъдим ителәчәк.

Беренче көнне катнашучылар «Музыкаль юнәлеш» һәм «Бию юнәлеше» номинацияләрендә номерлар күрсәтәчәк. Икенче көнне «Дан минуты» номинациясендә чыгышлар, шулай ук гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы булачак.

Казан этабына кергән командалар арасында яңа уенчылар да бар: Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук «Апас-мол» (Апас районы) җыелма командалары. Моннан тыш, Казан сәхнәсенә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге, «Таттелеком», «Татэнерго» филиалы, «Газпром трансгаз Казан», «Татэнергосбыт», «Туполев» ҖАҖ филиалы – С.П.Горбунов ис. заводы, «Казаньоргсинтез», «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ филиалы, «Казан дәүләт казна дары заводы», «А.М.Горький ис. Яшел Үзән заводы» һ. б. командалар чыгачак.

Шәхси ярышта катнашучылар арасында да яңалары бар: ТР Цифрлы үсеш министрлыгы, ТР Дәүләт мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, Агафонов ис. республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе, «ТИСБИ» идарә университеты, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкилләре.

Әлмәттә һәм Түбән Камада узган сайлап алу этапларындагы кебек үк, Казанда да жюри әгъзаларыннан, Россиянең һәм Татарстанның танылган мәдәният эшлеклеләреннән мастер-класслар үткәреләчәк.

  • Йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча 4-5 ноябрьгә Казанда планлаштырылган суперфиналда катнашучыларның тулы исемлеге билгеләнә. Юбилей сезонының төп вакыйгасы – быелгы фестивальнең гала-концерты 7 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
  • ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе химаясендә үтүче проектта катнашу өчен, гадәттәгечә, Татарстан учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре чакырыла. Хезмәткәрләр ялгыз да, команда ярышында да чыгыш ясый ала.
  • Суперфиналның приз фонды 3,2 млн сум тәшкил итәчәк. Фестивальнең зона этаплары приз фондын формалаштыру өчен тагын 400 мең сум акча бүлеп бирелгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100