news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан – безнең уртак йортыбыз» фестивале гала–концерт белән тәмамлана

«Казан – безнең уртак йортыбыз» фестивале гала–концерт белән тәмамлана

(Казан, 21 декабрь, «Татар–информ», Диләрә Рәхимова). 23 декабрьдә «Ак Барс» яшьләр үзәгендә «Казан – безнең уртак йортыбыз» шәһәр фестиваленең гала–концерты узачак. Шәһәрнең һәр җиде районы, шулай ук милли–мәдәни оешмалар үзләренең иң яхшы номерларын күрсәтәчәк.

1999 елдан башлап фестиваль шәһәрнең үзешчән ижат көчләрен һәм Татарстан халыкларының милли мәдәниятләрен берләштерә. Казан хакимиятенең милләтләр эшләре бүлеге фестивальне республиканың Милли–мәдәни оешмалар ассоциациясе белән тыгыз хезмәттәшлектә үткәрә. Фестиваль үз эченә район иҗат коллективлары смотрын, гамәли сәнгать күргәзмәләрен, балалар рәсемнәре бәйгеләрен, кыска метражлы фильмнар конкурсларын ала.

Татарстан Республикасы халыкларының үзенчәлекле мәдәниятләре, барыннан да элек, 30 август көнне бәйрәм чараларында ачык тәкъдим ителә.

Гала–концертта шәһәрнең алдынгы вокаль һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100