news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан “бердәмроссиялеләре” “Здравушка” үзәгендә тәрбияләнүчеләрне Яңа ел белән котлады
Алар Яңа ел тамашасы оештырды һәм балаларга тәм–томнар бүләк итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 24 декабрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Казанның “Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә Яңа ел тамашасы үткәрелде. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны котларга “Бердәм Россия” партиясенең беренчел Кремль бүлеге вәкилләре килде.
Хәзерге вакытта үзәктә 53 бала исәпләнә. Бәйрәмгә 25 бала килгән иде. “Бердәмроссиялеләр” аларның барысына да тәм–томнар һәм йомшак уенчыклар бүләк итте. “Партия әгъзалары көче белән Кыш бабай, Кар кызы һәм әкияти җанварлар катнашында бәйрәм концерты оештырылды, – дип сөйләде “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Бердәм Россия” партиясенең беренчел Кремль бүлеге секретаре Ольга Воронова. – Әлеге чара партиянең Казан җирле бүлегенең “Бала, елмай!” проекты кысаларында үткәрелде”.
“Бердәмроссиялеләр” мондый акцияләрне даими рәвештә уздыра. Мисал өчен, “Здравушка” үзәгендә үткәрелүче кышкы бәйрәм күркәм традициягә әверелде. Мондый чараларны Вахитов районындагы “Бердәм Россия” партиясенең беренчел Кремль бүлеге урнашкан башка балалар социаль учреждениеләрендә дә уздыру күздә тотыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot