news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан белгечләре Әтнә районының бер авылында яшәүче галим янына кайткан

Алар Илдар Низамовны Өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне белән тәбрикләгән.

Казан белгечләре Әтнә районының бер авылында яшәүче галим янына кайткан
Клара Кадимова

(Әтнә, 8 октябрь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Сүрия Мингатина). 5 октябрьдә Казан Федераль университетында журналистлар әзерләүче белгечләр, фән эшлеклеләре  Чишмәле Сап авылына матбугат белгече, тел галиме Илдар Мәлик улы Низамов янына кайттылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Казаннан Мөршидә Фатыйхова, Ләйлә Сабирова, Алия Исрафилова элеккеге укытучылары, хезмәттәшләрен Илдар Низамовны Өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне белән тәбрикләгән.

Әлеге кайтуны рәсми итеп тә, үз итеп тә, бәйрәм белән котларга сагынып кайту дип тә бәяләп була. Укытучылар көненә Илдар Мәлик улына онытылмаслык очрашу бүләк итеп, үзләренә хөрмәт хисләре уятып киттеләр алар. Алар белән Илдар абый үзе дә сиксән яшен онытып, унсигезгә төшеп, урманга да барып килде.

"Бик күңелем булды. Мондый очрашу онытылмас тәэсирләр калдыра. Кызларым (С.М. Илдар абый безне шулай дип йөртә, балакайларым дип тә өсти) мине олылап, Өлкәннәр көне белән, Укытучылар көне белән котлап кайтканнар. КФУ исеменнән дә, шәхсән үз исемнәреннән дә котлап куаныч бүләк итеп киттеләр", - диде галим.

Алар укыту буенча да фикер алышкан, бәхәсләшеп тә алганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100