news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан белгечләре Теләче районында сөйләм теленә багышланган остаханә үткәрде

Район җитәкчеләрен текст язу һәм аның белән эшләү серләренә төшендерделәр.

Казан белгечләре Теләче районында сөйләм теленә багышланган остаханә үткәрде
http://tulachi.ru/

(Теләче, 19 февраль, «Татар-информ», «Теләче», Эльмира Котдусова). 19 февральдә Теләче районы мәдәният йортында Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре тарафыннан «Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре» дип исемләнгән чара узды.

Чара педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, сәхнә теле һәм дикторлык осталыгы белгече Илсөяр Шиһапова башлап җибәрде. Аның йөрәккә үтеп керерлек шиъри юллары, тамаша залына җыелган халыкны үзенә алып кереп тә китте. Ул район җитәкчеләрен текст язу һәм аның белән эшләү серләренә төшендерде.  

Чара Татарстанның атказанган артисты, музыкант Әлфис Галиуллин башкаруында «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре дигән чараның икенче өлешендә Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре җитәкчеләр белән мастер-класслар үткәрде. 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләре комиссиясе республикада татар теленең әдәби матурлыгын, зәвыгын районнарга йөреп пропагандлау максатында урыннарда төрле дәрәҗәдәге җитәкче һәм хезмәткәрләрне халык белән аралашу, чыгышлар ясау осталыгына өйрәтү буенча мастер-класслар уздыра башлады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot