news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан белән Ульяновск арасында елга маршруты 1 майдан эшли башлый

Быел Казан белән Ульяновск арасында елга маршруты 1 майда ачыла. Сәяхәтләр «Муса Җәлил» метеорында башкарылачак.

Тиз йөрешле теплоходта Ульяновскига 1 майдан 5 майга кадәр һәм 9 майдан 12 майга кадәр көн саен барырга мөмкин булачак. 17 майдан рейслар җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә гамәлгә ашырылачак.

Бер якка бару вакыты 4 сәгатьне тәшкил итә. Казаннан метеор 7.00 сәгатьтә китәчәк, Ульяновскига килеп җитү 11.00 сәгатькә планлаштырылган. Кайту юлына 14.00 сәгатьтә кузгала, Казанда ул 18.00 сәгатьтә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot