news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан белән Ташкентны даими авиарейслар тоташтырачак

Бүгенге көннән башлап Казаннан Ташкентка даими авиарейслар җибәрелә. Очышлар атнага бер тапкыр башкарылачак.

Ташкенттан очып китү чәршәмбе көнне 23:50 сәгатьтә планлаштырыла, ТР башкаласына килү икенче көнне 1:10 сәгатьтә көтелә. Казан аэропортыннан авиалайнер пәнҗешәмбе көнне 2:40 сәгатьтә китә һәм Үзбәкстан башкаласына 7:50 сәгатьтә киләчәк.

Пассажирлар юлда якынча 3 сәгать булачак. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Үзбәкстанда вакыт Мәскәүнекеннән 2 сәгатькә алда йөри.

Казан аэропортының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, рейсларны үзбәк авиакомпаниясе Panorama Airways башкарачак. Пассажирларга 144 кешегә исәпләнгән Airbus A320 тибындагы самолетлар хезмәт күрсәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100