news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан белән Исфахан тугандаш шәһәрләр булды

Казан белән Исфахан тугандаш шәһәрләр булды
Фото: kzn.ru

Исфаханда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән «Чехель Сотун» сараенда Казан белән Иран шәһәре арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре турындагы килешүгә имза кую тантанасы булды. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә.

Документка үз имзаларын Казан мэры Илсур Метшин һәм Исфахан башлыгы Али Касемзаде куйды. Алар мөнәсәбәтләрне һәрьяклап үстерү турында килеште. Килешү Россия һәм Иран арасында 2025 елның 17 гыйнварында югары дәрәҗәдә рәсмиләштерелгән стратегик партнерлыкның дәвамы булды.

Шәһәрләр мәдәният, икътисад, туризм, шәһәр төзелеше, экология һәм төзекләндерү өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә планлаштыра. Хезмәттәшлек кысаларында Казан һәм Исфахан мәдәни алмашулар, сәнгать күргәзмәләре һәм иҗади чаралар уздырырга ниятли. Бу чаралар халыкка ике илнең тарихы, традицияләре һәм мирасы турында яхшырак белергә ярдәм итәчәк.

Мэрлар шулай ук сәнәгать һәм технологик хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты. Касемзаде Казанны илнең мөһим икътисади, сәяси, мәдәни үзәге дип атады һәм Казан белән кардәшлек авиатөзелеш һәм металлургия кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачачагына ышаныч белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100