Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан белән Бали арасында туры авиарейслар йөри башларга мөмкин
Индонезия Санкт-Петербург, Новосибирск, Владивосток һәм Казаннан Балига туры рейслар җибәрү мөмкинлеген карый. Бу хакта «Известия» басмасына илнең Мәскәүдәге илчелегендә хәбәр иткәннәр. Киләчәктә маршрут Ломбок һәм Комодо утрауларын, шулай ук Джакартаны да колачларга мөмкин.
Мәгълүматларга караганда, Индонезиягә килүче россиялеләрнең якынча 92 проценты Балига бара. 2025 елда республикага 219 меңнән артык россияле килгән. Алар башка илләрдән килгән туристларга караганда озаграк – уртача 26 көн ял итә.
Россия белән Индонезия арасындагы хөкүмәтара килешү нигезендә, пассажирлар йөртүче бердәнбер компания – «Аэрофлот». Бу хакта Россия туроператорлар ассоциациясенең чит ил туризмы буенча вице-президенты Артур Мурадян хәбәр итте. Башка авиакомпанияләр дә бу юнәлешкә чыгу белән кызыксына, әмма алар әлегә туры рейслар җибәрергә рөхсәт ала алмый, диде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз