Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан белән Архангельскины туры очышлар бәйләде
Татарстан башкаласын һәм Архангельскины туры очышлар бәйләде. Очу рейслары 1 июньдә башланды һәм атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.
Пассажирларны Nordwind компаниясе ташырга тәкъдим иткән. Җәйге сезонда әлеге компания «Икар» авиакомпаниясе белән берлектә 110 пассажирга исәпләнгән «Эмбраер-190» очкычларында очышлар башкарачак, дип хәбәр иттеләр Казан аэропорты матбугат хезмәтендә.
Татарстан башкаласы аэропортыннан очып китү вакыты 00:55 сәгатькә, ә Архангельскига очып төшү 03:05 сәгатькә планлаштырылган. Юл вакыты 2 сәгать 10 минут тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз