news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан белән аэропорт арасында 4 июльдә өстәмә поездлар юлга чыгачак

Татарстан башкаласыннан аэропортка кадәр 4 июльдә өстәмә шәһәр яны поездлары йөриячәк. Сәбәбе «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак концерт, дип хәбәр ителде.

7602 номерлы электр поезды Казаннан 14:02 сәгатьтә китәчәк, аэропортка 14:28 сәгатьтә килүе көтелә. Пассажирлар кире юнәлештә 7601 номерлы поездда 17:45 сәгатьтә китә алачак, ул Татарстан башкаласына 18:22 сәгатьтә килеп җитәчәк.

7604 нче номерлы электр поездының Казаннан китү вакыты – 18:10 да, аэропортка килү вакыты 18:39 да, дип игълан ителде. 7603 номерлы поездның шәһәргә кайту рейсы 21:40 сәгатькә билгеләнгән, Казанга 22:09 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Поездлар юлда тукталышларсыз йөриячәк, дип хәбәр иттеләр «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot