Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан белән Абу-Даби арасында туры даими авиарейс ачылды
Бүген Казан белән Абу-Даби арасында беренче туры даими авиарейс ачылды. Татарстан башкаласы аэропортында теркәлү процедурасы тасма кисү тантанасы белән башланды.
«Абу-Дабига авиарейс ачылу – Казан аэропортын үстерүдә мөһим этап һәм Татарстанның дөньяның бизнес һәм туристик картасында зур ихтияҗга ия булуын күрсәтүче ачык дәлил. Без дөньядагы алдынгы авиакомпанияләрнең берсе өчен Казанның яңа юнәлеш булуы белән горурланабыз», – диде «Казан» халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Романцов.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласыннан рейс атнасына өч тапкыр — сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 13:30 сәгатьтә башкарылачак. Маршрутта Airbus A320 тибындагы һава суднолары кулланыла.
Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов өстәгәнчә, татарстанлылар өчен хәзер сәяхәт итү һәм башка илләр белән танышу мөмкинлекләре артты.
«Бүген тарихи вакыйга – Казанга беренче тапкыр Etihad Airways авиакомпаниясе рейсы килә. Әлбәттә, бу бөтен республика өчен зур вакыйга. Татарстан дөнья өчен тагын да ачыграк һәм якынрак була, бигрәк тә Якын Көнчыгыш илләре өчен», – дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз