Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан белән Уфа туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәкләр
Килешү инде имзалаган
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Казан белән Уфа туристлыкны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Документка Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм Уфаның шәһәр округы хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Хәсәнов кул куйды, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте.
Килешү Россия шәһәрләре берлеге 2013 елдан бирле үткәрә торган IV Иң яхшы муниципаль тәҗрибәләр форумында имзаланды. IV форум 17-18 июньдә Уфада узды. Ул беренче тапкыр халыкара статусында үтте, дип хәбәр итә Казанның туристлыкны үстерүгә ярдәм комитеты.
(Гөлшат Ганиева тәрҗемәсе).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз