news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан белән тугандаш шәһәр Истанбул – 2010 елның Аурупа мәдәнияте башкаласы
Истанбул Аурупа мәдәнияте башкаласы булу елын әкиятләргә тиң тантана белән ачып җибәрде
Скопировать ссылку
(Истанбул, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Узган шимбә Истанбул әкияткә тиң бер кич уздырды. Ул 2010 елда Аурупа мәдәнияте башкаласы булуының күркәмле ачылышын билгеләп үтте. 2006 елның 11 апрелендә Аурупа Советы 2010 елның мәдәният башкалалары итеп өч шәһәрне игълан иткән иде. Алманиянең Эссен (Essen), Венгриянең Печ (Pecs) шәһәрләре белән беррәттән Истанбул тарихында беренче мәртәбә Аурупа мәдәнияте башкаласы булу мәртәбәсенә иреште. Мәъглүм булганча, Аурупа Берлеге ел саен Аурупа мәдәниятен үз тормышында чагылдырган, аны саклауга һәм җәелдерүгә өлеш кертеп, мәдәни кыйммәтләренә тәэсир иткән шәһәр яки шәһәрләргә “Аурупа мәдәнияте башкаласы” дигән исем бирә, шулай итеп, һәм үзенең һәм казанган илнең мәдәниятен киң кырлы таныту мөмкинлеге бүләк итә. Беренче мәртәбә 1985 елда Атина шәһәренә бирелгән бу исемне, башлангычта бары тик Аурупа Берлеге әгъзасы булган илләрнең шәһәрләре генә ала алган булса, 2000 елдан алып Аурупа Берлегенә кермәгән Аурупа шәһәрләренә дә әлеге исемгә лаек булу мөмкинлеге карала башлады. Нәтиҗәдә, Истанбул да Аурупаның мәдәният башкаласы исеменә дәгъвасын белдереп, уңышка иреште.
Җиде калкулык өстенә салынган тарихи Истанбулда 2010 елның Аурупа мәдәнияте башкаласы булу чаралары шәһәрнең җиде урынында берьюлы башланып китте. Халич буенда ягъни Босфор култыгындагы “Алтын мөгез” дип исемләнгән урындагы Конгресс мәркәзендә тантананың төп өлеше үткәрелде. Анда Төркия Җөмһуриятенең дәүләт президенты Абдуллаһ Гүл, премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган, Истанбул шәһәре мэры Кадир Топбаш, барлык министрлар, губернаторлар катнашты. Чарага шулай ук Истанбулда булынган чит илләрнең дипломатик корылыш вәкилләре, күп санлы журналистлар чакырылган. Аурупа илләреннән 20ләп министр, шәһәр мэрлары килгән. Оештыручыларның әйтүенә караганда, әлеге тантанага чит илләрдән 4 мең рәсми кунак кабул ителгән.
Конгресс үзәгендәге чара танылган хореограф Йекта Кара тарафыннан әзерләнгән “Истанбул сихере” дип аталган 65 минутлык үзенчәлекле чыгыш белән башланып китте. Истанбулны шигырьләр, биюләр, музыка, җырлар аша танытуга корылган бу композициядә шәһәрнең шау-шуы да, видеокүренешләре дә урын алган. 303 сәнгать әһеленчә сәхнәләштерелгән чыгышта Төркиянең иң данлыклы шагыйрьләре, композиторлары тарафыннан иҗат ителгән музыкаль әсәрләр, шигырьләр яңгырады. Баксаң, Истанбулга мәдхия эчтәлекле шигырьләрнең саны юк икән. Премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган да ачылыш тантанасы чыгышында әле Яхъя Кемаль, әле Нәҗип Фазыл, әле Нәдим, я булмаса Назыйм Хикмәт яки Сәзаи Каракоч, Җемаль Сүрәйә кебек мәшһүр төрек әдәбияты шагыйрьләренең әсәрләреннән өзекләр укыды. Ул: “Истанбулны бераз Сарайбосниягә, бераз Багдатка, әзерәк Парижга, Мадридка, Венага, Шамга да ошатырга мөмкин. Уртасыннан зур елгалар аккан ничәмә- ничә шәһәр бар бу дөньяда, ләкин уртасыннан диңгез аккан Истанбул бер генә җиһанда. Истанбулның исе дә, төсе дә, тәме дә үзгәдер. Истанбулга карап 5 кыйтгадагы башка шәһәрләр дә илһамлана. Истанбул сөенсә, Каһирә дә, Баку да шатлана, Истанбул сагышланса, бөтен дөнья хәсрәтләнә”, - дип, Истанбулның бер ягы Азия, икенче ягы Аурупа өлешенә кергән бердәнбер һәм тиңе булмаган шәһәр икәнлеген ассызыклады. Эрдоган сүзен дәвам итеп, Истанбулда бик күп юллар кисешкән кебек, биредә өч империянең тарих сукмаклары очрашканлыгын, бик күп этник төркемнәрнең, расаларның, төрле милләт һәм мәдәниятләрнең бергә кайнаган урын икәнлеген искәртеп үтте. Ул: “Истанбулда мәчет, чиркәү, синагоглар бер үк урамда урнашса да, алар арасында дустанә мөнәсәбәтләр хөкем итә. Истанбул – тынычлык, хозур, хуш күрүчәнлек шәһәредер, без бары тик бер генә нәрсәгә хуш карамыйбыз, ул да булса – кешеләрнең берберләренә золым итүенә, - диде. – Истанбул - тарихы белән, мәдәнияте белән, киләчәге белән Аурупага йөз тоткан, аурупа мәдәниятен үзләштергән кебек, аны формалаштырган шәһәр. Истанбул “Аурупа мәдәнияте башкаласы” исемен бер генә ел йөртәчәк булса да, Аурупаның мәдәният мәркәзе булудан һич туктамаячак”, - дип, чыгышын килгән кунакларга мөрәҗәгать итеп, мондый юллар белән тәмамлады: “Истанбулда үзегезне өегездә кебек, үз шәһәрегездә кебек хис итегез Истанбул шау-шуында сезнең дә тавышыгыз, Истанбулның сулышында сезнең дә сулышыгыз бар. Барыгыз да хуш килдегез!”.
Конгресс мәркәзендәге концерт тәмамлангач, төннең кара пәрдәсе лазер нурларының һәм фейерверкларның хушыңны алырлык искитмәле “сәхнә”сенә әверелде. Андый гүзәллек, мөгаен, әкиятләрдә генә буладыр!
Шәһәрнең калган алты урынында Төркиянең иң популяр җырчылары, сәнгать төркемнәренең
таң калырлык үзенчәлекле чыгышлары булды. Истанбул үзәге - Таксим мәйданында исә тамашачылар дөньякүләм танылган эстрада җырчысы Тарканның концертын карадылар. Азия ягындагы Кадыкөй диңгез ярынның күк йөзендә французларның атаклы “Plasticiens Valonto” төркеме төрле рәвешкә кергән дәү шарлар “биетте”.
Истанбулның җиде районында оештырылган киң колачлы бу чарага барлыгы 500 сәнгать әһеле катнашты. Иминлекне 1700 полицейский саклады.
Ул көнне Истанбулның музейлары сәгать төнге 12гә чаклы ачык булды .
Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан әзерлек эшләре “Сәхнә синең, Истанбул” дигән шигарь астында алып барылган булса, ”Истанбул 2010 – Аурупа мәдәнияте башкаласы” булу мәдәни чаралары “Энергия Истанбул - 2010нан тарала”дигән девиз белән оештырыла. Истанбул каласында тиңе булмаган мәдәни-сәнгати чаралар ел буе үткәреләчәк. Оештыру комитетына тәкъдим ителгән 1990 проект арасынннан сайланган 550 проект халыкка ел дәвамында тәкъдим ителәчәк. Июль аенда беренче мәртәбә халыкара опера фестивале, II.Балет бәйгесе уздыру планлаштырылган. Халыкара Истанбул театр фестивале, ХХХVIII халыкара Истанбул музыка фестивале, әдәбият көннәре кебек мәдәни чараларга Төркиянең генә түгел, Аурупаның, хәтта дөнЬяның иң мәшһүр сәнгать әһелләре вә төркемнәренең, язучылар, шагыйрьләрнең катнашулары көтелә. Якын көннәрдә Истанбулны аңлатуга корылган документаль фильмнар сериясе күрсәтелергә тора. Анда Төркия кинематографларыныкы белән бергә, чит илләрнең атаклы кинорежиссерлары хезмәтләре дә тәкъдим ителәчәк.
“Истанбул 2010 – Аурупа мәдәнияте башкаласы” булу чаралары кысаларында Истанбулны төзекләндерүгә, милли архитектурасын баетуга, заманча мәдәният үзәкләре төзүгә, тарихи әсәрләрне саклауга юнәлдерелгән проектлар да игътибар үзәгендә. Вакыйгага мәктәп балаларын тарту максатлы, белем бирү йортлары өчен махсус проект әзерләнгән. Балалар һәм яшүсмерләр Истанбулны рәсем, музыка, хореография, фотография, кино,театр, әдәбият сәнгате аркылы аңлаткан әсәрләр иҗат итәчәкләр, хезмәтләрен һәм талантларын төрле күргәзмәләрдә, фестивальләрдә күрсәтәчәкләр.
Аурупа мәдәнияте башкаласы булу Истанбулга нәрсә бирә соң? Беренчедән, аңа дөньякүләм киң танылу китерәчәк. Моннан соң Аурупа халкы Төркияне цивилизациядән артта калган җәмгыять итеп яки гарәп илләре кебек күзалламаячак, дип ышанасы килә. Икенчедән, Төркия дәүләт хәзинәсенә зур табыш керәчәк. Белгечләрнең белдерүенчә, 2010 елда Истанбулга 10 миллион турист килүе көтелә. Аларның тарихи калада тору вакытлары, төрле фестивальләр, кызыктыргыч мәдәни чараларны күрү теләгеннән, гадәттәгедән озаграк булачак. Бу исә шәһәр сәүдәсенә җанлылык өстәячәк. 2007 нче елда Истанбулга 6,5 миллион турист килеп, тәшкил иткән табыш 4,5 миллиард доллар булган булса, быелгы туризм табышы 10 миллиард долларны артып китәр, дип фаразлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2