news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан белән Ташкент арасында дәүләтара автобус маршруты эшли башлады

Маршрутның озынлыгы - 2,6 мең километр, юл вакыты - 43 сәгать.

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). Үзбәкстан һәм Россиянең автотранспорт предприятиеләре Ташкент — Казан яңа дәүләтара автобус маршрутын эшләтеп җибәрделәр. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр итә.

Казаннан беренче автобус Ташкентка 23 ноябрьдә килде. Маршрутның озынлыгы - 2,6 мең километр, юл вакыты - 43 сәгать.

Рейслар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак. Пассажирларга уңайлы Уutong Кытай автобуслары хезмәт күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot