news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан белән Төмән арасында туры авиарейс ачарга планлаштыралар

Туры авиаочыш төбәкләр арасындагы хезмәттәшлеккә этәргеч бирәчәк.

Казан белән Төмән арасында туры авиарейс ачарга планлаштыралар
архив/Ильнар Тухбатов, tatarstan.ru

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Казан белән Төмән арасында турыдан-туры авиарейс ачылырга мөмкин. Бүген Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор шул хакта фикер алышты.

«Бүген без Төмән-Казан турыдан-туры рейсын ачарга килештек», - диде Александр Моор.

Төмән губернаторы шулай ук Казанда зур тарихи һәм туристик потенциалны күрүен һәм хәзер аның гаиләсе белән бирегә килергә сәбәп булуын әйтте. Туры рейс пассажирлар өчен уңайлы булачак һәм ике якка да туристлар агымын арттырырга ярдәм итәчәк, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, туры авиарейс ачылу ике төбәк арасындагы хезмәттәшлек өчен бик мөһим. «Бу тема безнең төбәк һәм Төмән өлкәсе тарафыннан хупланачак дип килештек», - диде Татарстан Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot