news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан белән Мәскәү арасында яңа даими авиарейс ачыла

Пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә сәгать ярым эчендә башкалага барып җитеп булачак.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). 4 ноябрьдә Казаннан Мәскәүгә яңа даими авиарейс ачыла. Ул 2019 елның 28 мартына кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Самолет Татарстан башкаласыннан 18.20 сәгатьтә кузгалып китәчәк һәм 20.00 сәгатьтә Мәскәүнең «Внуково» аэропортында булачак. Мәскәүдә исә 9.00 сәгатьтә һавага күтәрелеп, 10.35 сәгатьтә Казанга килеп җитәчәк.

Пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 189 урынлы Boeing 737-800 самолеты пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк. 

Самолет ике шәһәр арасын 1,5 сәгатьтә узачак, диелә матбугат хезмәт хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot