news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан белән дю Солей циркы (Cirque du Soleil) арасында меморандум төзеләчәк
Бу хакта Казан мэриясеннән хәбәр алынды
Скопировать ссылку
(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 2010 елны каршылар алдыннан, Казан Ратушасында журналистлар белән оештырылган махсус очрашуда, Казан шәһәре хакимияте башлыгы Илсур Метшин киләсе җәй ахырындарак Татарстан башкаласына дю Солей циркын (Cirque du Soleil, мәгънәсе – Кояш циркы) китерү ниятләнүе, 450ләп кеше катнашында 8 дистәдән артык тамаша булачагы хакында игълан иткән иде. Менә, ниһаять, дөньякүләм танылган әлеге циркның Казан гастрольләрен оештыру мәсьәләсендә киләсе атнада меморандум имзалау тантанасы булачак.
Казан мэриясеннән алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, казанлыларга һәм, гомумән, бөтен республика халкына искиткеч шоуны тамаша кылу мөмкинлеге бирәчәк документка Казан мэры Илсур Метшин белән дю Солей циркы вице-рәисе Крэг Кохон кул куячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot