news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан белән Чистай арасында йөри торган автобуслар расписаниесе үзгәртелде

Бу юнәлештә рейслар саны арттырылырга мөмкин

  (Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүгеннән башлап, Казанның “Южный” автовокзалы, пасажирлар уңайлыгы өчен, Казан-Чистай маршруты буенча йөри торган автобус рейслары расписаниесен үзгәртә.

Хәзер автобуслар 8.30, 9.30, 12.00, 12.30, 14.30, 16.00, 17.15 һәм 19.30 сәгатьләрдә рейска чыга. Ә Чистайдан автобус 6.30, 8.00, 11.00, 14.00, 15.00, 16.00 һәм 16.50 сәгатьтә кузгала. Юл бәясе, элеккечә, 200 сум тәшкил итә.

Ихтыяҗ булган очракта, Чистайга рейслар саны арттырылырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot