news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казан базары түбәсе хуҗалары күрсәтмәләрне үтәмәү сәбәпле ишелгән

^Казан базары түбәсе хуҗалары күрсәтмәләрне үтәмәү сәбәпле ишелгән

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Әнвәр Минһаҗев). Агымдагы елда кар күп яву сәбәпле, Казанның Киров районы сәүдә предприятиеләренә, сатып алучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен, тиешле эшләр уздыру турында күрсәтмә бирелгән булган. Шул исәптән, әлеге күрсәтмәләр “Елга аръягы сәүдә компаниясе” ҖЧҖ хакимиятенә дә бирелгән. Аларны үтәмәү Восстания һәм Фрунзе урамнары чатында базар павильоны түбәсе ишелүгә китерде. Бу турыда бүген Казанның Киров районы хакимияте башлыгы Александр Барышев хәбәр итте.

А.Барышев сүзләренә караганда, әлеге базар җитәкчеләре сәүдә предприятиеләре түбәләрен кардан һәм боз катламыннан чистарту бурычы куелган бөтен киңәшмәләрдә дә булган. Ә Мәскәүдә Басман базары ишелгәннән соң, аларга әлеге эшләрне үтәү күрсәтмәләре белән телеграмма җибәрелгән. 27 февральдә булган тикшерү биредә чистарту эшләре яртылаш кына башкарылуны күрсәткән, шуннан соң район хакимияте “Елга аръягы сәүдә компаниясе” ҖЧҖен гамәлгә куючыларга мөрәҗәгать иткән. Алар да бер нинди чара күрмәгән. “Түбә ишелү буенча җавапны гамәлгә куючылар билгеләгән базар директоры бирәчәк. Хәзерге вакытта Евгения Житлова белән хокук саклау органнары эш алып бара”, - дип белдерде Александр Барышев.

Киров районы башлыгы сүзләренә караганда, ишелү вакытында зыян күргән хатын-кызның хәле канәгатьләндерерлек. Алган җәрәхәтләр аның тормышына куркыныч янамый. Кичә шәһәр һәм район подряд оешмалары ярдәме белән тагын ишелергә мөмкин булган түбә фрагментлары җыелган. Бүген павильонны киштәләрдә урнаштырылган тауарлардан азат итү эшләре башкарыла. Ишелү нәтиҗәсендә дүрт сәүдә урыны аеруча зыян күргән. Алар павильонда барлыгы 37. Эшмәкәрләргә килгән зыян әлегә исәпләнмәгән, әмма Александр Барышев югалтулар аренда килешүе нигезендә кире кайтарылачак, дип белдерде. Хәзерге вакытта базар ябык, ә биредә сәүдә урыннарын арендага алган эшмәкәрләргә Краснококшайская урамында урнашкан яңа төзелгән “Җиләкле бистә” базарына күчәргә тәкъдим ителгән. Юдино бистәсендәге әле узган гасырның 90нчы елларында ук төзелгән базар да тикшерүгә ябылган.

Александр Барышев хәбәр иткәнчә, Фрунзе һәм Восстания урамнары чатында урнашкан базар килешенгән проект буенча төзелгән һәм файдалануга 2004 елда тапшырылган булган. Әмма әлеге районда яшәүчеләр сүзләренә караганда, кичә түбәсе ишелгән базар элегрәк – якынча 2002 елда ук ачылган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot