news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан базарларында янә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза
Авыл хуҗалыгы продукциясе белән инвестор предприятиеләре тәэмин итәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Шимбә Казан базарларында ТР инвесторлары предприятиеләре тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Идел буе базарында “РАЦИН” һәм “Татплодоовощпром” концерны сәүдә итәчәк. Чехов базарында “Вамин” ААҖ продуктларын сатып алырга мөмкин була. Мәскәү һәм Киров районы базарларында “Татарстан кулланучылар берлеге” предприятиеләре бәрәңге, яшелчә һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итәчәк. Яңа Савин районы базарына килүчеләргә “Алтын башак” ААҖ һәм “Полимэкс” ААҖ яшелчә, ит, сөт тәкъдим итәчәк. Ә Авиатөзлеш районында яшәүчеләрне авыл хуҗалыгы продукциясе белән “Кызыл Шәрык” ААҖ һәм “Агро-Инвест” ЯАҖ тәэмин итәчәк.
Зәкиев урамында сәүдә рәтләрен “Болгар-Арыш” оештырачак. Дәрвишләр бистәсе базарына “Ак Барс холдинг компаниясе” ААҖ һәм “Сервис-Агро” ҖЧҖ авыл хуҗалыгы продукциясе китерәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot