news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан базарларында чыршы бәяләре 300-1000 сум торачак

Татарстан башкаласында махсус питомникларда үстерелгән Яңа ел чыршыларын сату буенча 15 нокта оештырылачак.

Казан базарларында чыршы бәяләре 300-1000 сум торачак
Султан Исхаков/архив

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан базарларында чыршы бәяләре 300-1000 сум торачак. Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Яңа ел чыршысының бәясе 300-1000 сум тәшкил итәчәк. Чыршы базарларында бары тик махсус питомникларда үстерелгән һәм тиешле документлары булган агачларны гына сатарга рөхсәт ителә», - дип искәртте ул.

Сәүдә кагыйдәләре үтәлешенә һәм санкцияләнмәгән сату нокталарын ачыклауга хакимият һәм районнарның җәмәгать тәртибе бүлекләре күзәтчелек итәчәк, дип белдерде Фазылҗанов.

Шәһәрдә барлыгы 15 чыршы базары эшләячәк. Фазылҗанов әйтүенчә, алты сату ноктасына электрон аукцион нәтиҗәләре буенча килешүләр төзелгән. Калган чыршы базарлары чатыр-ярминкә мәйданчыкларында оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot