news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан базарларында Чувашиядән килгән бәрәӊгене Балтачныкы дип саталар - "Хезмәт" газетасы

Заманында бәрәңгене Балтачта 2000 гектардан артык җирдә иккәннәр, хәзер 300 гектарга да җитми.

  (Балтач, 19 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Вакыйф Зәкиев). Быел Балтачта район буенча 299 гектар җиргә бәрәңге утыртылган, аны казып алырга яңгырлар комачаулый, дип яза “Хезмәт” газетасы сайты.

Элек-электән бәрәӊгенеӊ әһәмияте, кыйммәте һәм бәһасе, дөрестән дә, югары булды. Ул бәрәӊге кая куелгандыр, әмма авылларда һәр шәхси хуҗалыкта кимендә 20-30 сутый бәрәӊге утыртыла иде, диелә язмада.

Дөресен әйткәндә, бүген чәчәк, люцерна, күпьеллык үләннәр үскән җирләрне әби-бабайларны кайтарып күрсәтсәӊ, күпме җирне әрәм итәләр, дип офтанырлар иде. Инде бистәнеӊ кайбер бакчаларында чүп үлән үсә, аны эшкәртүнеӊ файдасын күрмиләр бугай. Берничә ел элек ерак Мисырдан кайткан бәрәӊгене кибетләрдән сатып алып ашадык бит. Бүген Казан шәһәре базарларында әллә кайдан, Чувашиядән килгән бәрәӊгене безнеӊ район бренды белән – «Балтач бәрәӊгесе» дип сатып яталар.

"Балтачыбыз гомер-гомергә бәрәӊгесе белән данланды, утыртылган бәрәӊге гомуми мәйданы 2800-2900 гектарга җиткән еллар күп булды һәм аныӊ кереме сизелерлек иде», - ди күп еллар районыбызныӊ авыл хуҗалыгыныӊ игенчелек тармагына җитәкчелек иткән, авыл хужалыгы идарәсе башлыгы булып эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Нургаян Садыйков. Ә 2016 елда район буенча 299 гектар җирдә бәрәңге утыртылды, бүген шуныӊ бары 70 гектары гына алынган. «Сорнай», «Сосна» хужалыклары әлегә бу эшкә керешмәгәннәр. Казып алынган бәрәӊгенеӊ дә уӊышы төрлечә, «Татарстан» хуҗалыгында, җәй буе сугару нәтиҗәсендә, һәр гектардан уртача уӊыш 222 центнер, ә «Игенче»дә ул һәр гектардан бары 57 центнер гына тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100