news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан базарларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Бу юлы алар 17 октябрьдә үтә, чөнки алдагы ял көннәрендә авыл хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк

(Казан, 7 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Казан базарларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу юлы алар 17 октябрьдә үтә, чөнки алдагы ял көннәрендә авыл хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Дүртенче авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстан районнары катнаша, ә узган ярминкәләрне республика инвесторлары оештырган иде. Казанга продукцияне, нигездә, республиканың шәһәр яны районнары агросәнәгать комплексы предприятиеләре алып киләчәк.
Шәһәр халкы арзан бәядән яшелчә, бәрәңге, ит, сөт продукциясе, икмәк–күмәч әйберләре, ашлык һәм башка төрле продукция сатып ала ала.
Сүз уңаеннан, кичә ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы елы нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә тиздән Казанда күпләп–ваклап сату базары ачылачагы хакында хәбәр иткән иде. Биредә авыл кешеләренә үз продукцияләрен ваклап кына түгел, күпләп сату мөмкинлеге дә тудырылачак. Хәзерге вакытта шәһәрдә әлеге базарны төзү өчен урын эзлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100