news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан базарларын күпләп ябу көтелми

Казан базарларын күпләп ябу көтелми

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетының Кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү комитеты рәисе Җәлил Сөләйманов шәһәр базарлары мәсьәләләренә кагылышлы журналистлар сорауларына җавап бирде. Билгеле булганча, Татарстан башкаласында тиздән күп кенә базарлар ябылачак дигән сүзләр чыккан иде.

Казандагы 35 базарның бары 19ы гына “Базарлар һәм РФ Хезмәт Кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль Закон таләпләренә туры килә дип билгеләнгән. Һәм Закон нигезендә, агымдагы елның 1 августына Россия җирлегендәге барлык базарлар да яңа таләпләргә туры китерелергә тиеш.

“Базарларны ябу турында сөйләүчеләр киеренкелек тудырасылары килә, чөнки мэриянең базарлар ябарга һич бернинди вәкаләте юк. 1 августта күпләп базарларны ябу булмаячак”, - диде Җәлил Сөләйманов.

Бүгенге көндә Казанда таләпләргә туры китерелмәгән 16 базарны инвентарьләштерү бара. Аның барышында беренче чиратта 4 юнәлешкә игътибар итәчәкләр, аерым алганда объектның социаль мөһимлеге, ягъни якын-тирәдәге сәүдә үзәкләре, кибетләр истә тотылачак. Икенчедән, барлык документларның тәртиптә булуына басым ясалачак, өченчедән, бу җирлектә заманча объектлар төзү мөмкинлеге каралачак, ә дүртенчедән, бу базарда эшләүче халыкның саны искә алыначак. Әгәр инвентарьләштерү барышында базарларның социаль мөһимлеге һәм халыкка кирәклеге дәлилләнсә, бу базарлар Федераль Закон таләпләренә туры китереләчәк.

Базарларны исә “Россия кулланучылар күзәтчелеге”, "Дәүләт янгын күзәтчелеге" органнары гына ябарга хокуклы, әгәр алар кешегә куркыныч тудырса.

“Объект газ үткәргеч, яисә югары вольтлы кабель янында урнашкан икән, без базарны күчерәчәкбез”, - диде Җәлил Сөләйманов.

news_right_1
news_right_2
news_bot