news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан баскетболчылары ВТБ бердәм лигасының ярымфинал этабын җиңүдән башлады

Бүген Казанда “УНИКС” – “Химки” уены булды.

Казан баскетболчылары ВТБ бердәм лигасының ярымфинал этабын җиңүдән башлады
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “УНИКС” баскетбол командасы Мәскәү өлкәсенең “Химки” командасын җиңде. Әлеге ике команда ВТБ бердәм лигасының ярымфинал этабының беренче уенын үткәрде. Матч Казанда “Баскет-холл”да узды.

“УНИКС”, чирек финалда Таллинның “Калев” командасын өч уенның өчесендә дә җиңеп, ярымфинал этабына узган иде. Ярымфиналның беренче уены да Казан баскетболчылары өчен җиңү белән төгәлләнде.

Беренче чиректә “УНИКС” 5 очкога калышты – 20:25.

Икенче чиректә дә “УНИКС”ның калышуы 5 очконы тәшкил итте – 43:48.

Өченче чирек исәбе шулай ук “Химки” спортчылары файдасына булды – 64:74.

Дүртенче чиректә һәм гомуми исәп буенча “УНИКС” җиңеп чыга алды – 96:91.

  • “УНИКС” – “Химки” ярымфинал сериясенең икенче уены шулай ук Казанда “Баскет-холл”да узачак. Матч 24 майда 19:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100